Лениногорск көрәшчеләрендә - призлы урыннар
Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Октябрьский шәһәрендә узган ярышлардан да яхшы нәтиҗәләр белән кайтты.
Анда грек-рим көрәше буенча шәһәр беренчелегенә Уфа, Стәрлетамак, Бәләбәй, Урыссу, Әлмәт һәм Бөгелмә кебек Татарстанның һәм Башкортстанның төрле шәһәрләреннән 200 спортчы җыелды.
Бу ярышларның югары дәрәҗәдә булуын һәм спорт төренә зур кызыксыну булуын күрсәтә.
Безнең көрәшчеләр: Сергей Лобанов үз үлчәү категориясендә – икенче, Эмиль Солтанов – өченче, Әмир Мәхмүтов шулай ук өченче урынга лаек булды. Яшь көрәшчеләрне һәм аларның тренерларын – Руслан Лущиков һәм Владимир Майоровны котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев