Чаңгы ярышлары Шөгердә чаңгы базасы территориясендә узды.
Шөгердә «Яшьлек» стадионында узган чаңгы ярышларында катнашырга район мәктәпләренең: В. Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе, Куакбаш, Иске Куак, Тимәш, Иске Иштирәк, Керкәле, Түбән Чыршылы, Иске Писмән, Урмышлы, Зеленая Роща мәктәпләренең 7-9, 10-11нче сыйныф укучылары килде.
Ярышлар ГТО зачетына кертелде.
Нәтиҗәдә мәктәп командалары арасында М.Горький исемендәге Зеленая Роща мәктәбе җиңү яулады (җитәкчесе Илгизәр Мавлютов). Икенчедә – Иске Куак мәктәбе (җитәкчесе – Данил Сушков), өченчедә – Шөгер мәктәбе (җитәкчесе Наил Гильманов).
Төп мәктәп командалары арасында беренче урында – Түбән Чыршылы мәктәбе (җитәкчесе Әнисә Багаутдинова)
Икенчедә – Иске Иштирәк (җитәкчесе Гамир Хәкимов)
Өченчедә – Иске Писмән (җитәкчесе М.Ларионова)
Шулай ук шәхси зачетта кызлар һәм малайлар арасында җиңүчеләрне, призерларны билгеләделәр.
фотолар: https://vk.com/id710355460

Нет комментариев