Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск трамплинчылары иң көчлеләрне артта калдырдылар

Трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярышлар буенча Россия Чемпионатында чыгыш ясаган Лениногорск спортчылары бу көннәрдә котлаулар кабул итә.

Сочи олимпия комплексындагы  HS-125 трамплинында, канатлы чаңгычылар  арасында барган шәхси көрәштә безнең Данил Садриев  2 нче урынны яулады. Ул үзеннән алдагы көндәшенә нибары 0,3 очко гына оттырды.

Лениногорск спортчылары Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясый. Данил Садриевтан кала, бу төркемгә тагын безнең  Александр Логинов, Руслан Әхмәтшин һәм Эмиль Кәлимуллиннар керә. Шәхси исәп буенча  көч сынашулардан соң команда  ярышлары булды.  Чемпионатның бу этабында да безнең егетләр сынатмады – республика җыелма командасын, җиңү пьедесталының  2 нче баскычына күтәрде. Беренче урынны  яулаган Түбән Новгород  чаңгычыларыннан   алар нибары  8,2 очкога гына калыштылар.

“Бу безнең трамплинчылар өчен бик кыйммәтле җиңү,- ди Россия Чемпионаты көннәрендә үз спортчыларының  яныннан китмичә,  аларны  ярышларда  куәтләп, көч биреп торучы, Лениногорск чаңгы спорты мәктәбе директоры Андрей Федорук, - республика өчен бик зур уңыш. Безнең җыелма команда Свердловск, Сахалин өлкәләре, Пермь крае федераль үзәкләреннән килгән,  иң көчле  саналган командаларны җиңә алды. Әлеге үзәкләрдәге трамплиннар комплексы,  күтәрткечләр  заманча, иң алдынгы технологияләр буенча эшләнгән.  Ярышларга әзерләнү өчен  иң яхшы мөмкинлекләр  тудырылган. Әлбәттә, безнең дә хыялыбыз шундый трамплиннарга ия булу.”

Курку белмәс спортчыларыбызны зур уңышлары белән котлап, хыялларының тормышка ашуын телибез.  Лениногорск трамплинчылары моңа лаек икәнлекләрен дәрәҗәле бәйгеләрдә дәлилләп  торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев