Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорск хоккейчылары - республиканың көмеш призёры

Республикада балалар хоккей командалары арасында Татарстан Беренчелегенә ярышлар узды.

Лениногорск командасы үз бозында Мамадыштан килгән команда белән уйнады.

Республика Беренчелеге бәйгесененең чираттагы этабында шәһәребезнең 2012 нче елда туган үсмерләр хоккей командасы уенчылары мамадышлылар белән үз-үзләрен аямыйча көрәштеләр. Очрашуның азаккы минутларына кадәр, турнирның җиңүчесе кайсы команда булачагын фаразлау мөмкин булмады. Ике команда да  көчле көндәшләр булып чыкты. Уен 3:3 исәбе белән озак дәвам итте. Шулай да соңгы мизгелләрдә Лениногорск командасы капкасына мамадышлылар дүртенче алканы ташлады. Лениногорск командасы республика ярышларының көмеш призына ия булды. 

Узган ел безнең “Нефтяник-2012” командасы Татарстан Беренчелегендә бронзага лаек булган иде. Быел исә алар үз нәтиҗәләрен тагы да яхшырта төште.

Хоккей буенча республика бәйгесенен йомгаклау тантанасында, иң оста капкачы, һөҗүмче, саклаучыларны да билгеләп үттеләр. “Нефтяник-2012” командасыннан Савелий Алипов  иң оста һөҗүмче дип табылды. Ә лениногорск хоккейчылар командасы капкасын саклаучы Эмил Сираев иң яхшы капкачы исеменә лаек булды.

“Нефтяник-2012” хоккей командасының тренеры – Руслан Галләмов.

 

фотолар: «Нефтяник» хоккей командасы Вконтакте битеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев