Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида “Алтын көз” кроссы булып үтте (+фотолар)

Узган якшәмбе көнне, спорт йоласы буларак үткәрелә торган “Алтын көз” кроссы булып үтте.

Бу җиңел атлетика бәйгесе шәһәрнең урман паркында булды.

Кросста спорт мәктәбендә тәрбияләнүче балаларга, үзләренең  ничә яшьтә булуларына карап, 500 метрдан 5 километрга кадәр араны йөгереп үтү бурычы куелды.

Үз яшьләрендәге спортчылар төркемнәрендә алтын медальләрне Әминә Имаметдинова, Дамир Гайфетдинов, Булат Шакиров, Камилла Щербакова, Богдан Умбиталиев, Кристина Муравцева, Андрей Архипов, Камилла Нагиева, Антон Рыков, Иван Еремеев яулады.

Икенче урын һәм көмеш медальләргә Әмир Красильников, Тимур Галиев, Самира Хәсәнова, Серафима Зарубежнова, Аделина Вафина, Дамира Латипова, Дарья Уланова, Илнара Хәмидуллина, Солтан Дәүләтшин ия булдылар.

Өченче урында -Егор Чилигин, Дамир Нуртдинов, Ришат Шакирҗанов, Таһир Миңнегулов, Валентин Ермолаев. Традицион “Алтын көз” кроссы – яңа чаңгы сезонына әзерлекнең бер этабы. Яшь чаңгычылар өчен  җәй-көз айларында мондый бәйгеләр еш булып тора.

Исламия Галимова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев