Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида грек-рим көрәше буенча беренчелек узды (+фотолар)

Грек-рим көрәше буенча үсмерләр арасында Лениногорск беренчелегенә ярышлар узды.

Бәйге СССРның спорт мастеры В. В. Простяков истәлегенә багышланган иде. Ул «Яшьлек» спорткомплексында 20 нче октябрьдә узды.

Аларда Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Урал, Ташла, Шөгер, Волжск һәм Чистай, Лениногорск шәһәре һәм районыннан көрәшчеләр катнашты.

Ярышлар дустанә көндәшлек атмосферасында узды. Көрәшчеләр югары дәрәҗәдә әзерлекле булуларын күрсәттеләр. 

Лениногорскилылар алтын һәм бронза медальләр алуга ирештеләр. 1 нче урынны лаеклы рәвештә 13 нче мәктәп укучысы Павел Антонов яулады. Ул бик камил көрәш техникасы күрсәтте.

Ә бәйгенең бронза медальләренә берьюлы дүрт якташыбыз ия булды. Алар Лениногорск көрәшчеләре Ринат Хәбибуллин (11 нче мәктәп), Илья Пикалев (6 нчы мәктәп), Тимофей Баҗитов (12 нче мәктәп) һәм Шөгер көрәшчесе Раил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев