Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида “Юбилейный” бассейны Кубогына йөзү ярышлары булып үтте

Үз шәһәрбездән тыш, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Җәлил, Мөслим, Түбән Кама һәм Зәй командалары да катнашкан бәйгедә Лениногорск йөзүчесе Анастасия Кожевникова алтын медаль яулады.

Әлеге көч сынашуларда 2013-2014 нче елларда туган малайлар һәм кызлар, 50 метр арага баттерфляй һәм брасс стилендә йөзеп узышты. 2005-2012 нче елгы үсмерләр -100 метрга, баттерфляй һәм брасс төрендә йөзеп ярышты.

“Юбилейный” йөзүчеләре бу ярышларда да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бронза медальләрне Еатерина Дьячкова, Артур Шәйхетдинов, Аделина Шиһапова, Камил Галимов, Лиана Шәйхетдинова, Раил Сафин, Константин Кожевников, Эльвира Харрасова, Захар Николаев һәм Әмир Саримов яулады. Елизавета Шуманева, Әскәр Саримов, Яна Ханнанова, Кирилл Спиридонов һәм Роберт Харрасов көмеш призер булдылар. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда шәһәребез данын яклап, күп тапкырлар призлы урыннар һәм җиңүләр яулаган Анастасия Кожевникова, үзебездә дә сынатмады. Ул бәйгенең алтын медален яулады.

Исламия Галимова тәржемәсе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев