Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорскилы Анастасия ярышларда иң оста йөзүчеләр исемлегенә керде

Лениногорскиның “Юбилейный” бассейны спортчылары Санкт-Петербургта ярышларда булдылар.

Бөтенроссиякүләм “Күңелле дельфин” турниры быел 60нчы кабат үткәрелде. Бу масштаблы ярышларда Россия Федерациясенең 76 регионыннан 1087 спортчы, үз төбәге данын яклап көч сынашты.

Бәйгедә 11 яшьтән 13 яшькә кадәрле булган үсмер малайлар һәм кызлар шәхси беренчелеккә ярышты. Алар 100 метр арага- ирекле, брасс, баттерфляй стилләрендә һәм аркада йөзеп узыштылар. Шулай ук, 200 метр дистанциягә – комплекслы  стильдә һәм 800 метрга- ирекле стильдә ярыштылар. 

Әлеге узышларның нәтиҗәләре буенча иң оста йөзүчеләрне билгеләделәр. Иң оста спортчылар арасына безнең якташыбыз Анастасия Кожевникова да керде. Ул 560 йөзүче кыз арасыннан сайлап алынган егерме йөзүче исемлегендә.

Анастасия Кожевникова Бөтенроссия ярышларына бару хокукына, республикакүләм бәйгедә бик уңышлы чыгыш ясап ия булган иде.  Бу бәйге март аенда узды, аның нәтиҗәсе буенча якташыбыз республика җыелма командасы исәбенә кертелде. 

Бөтенроссия ярышларында да сынатмавы-аның республика җыелма командасына лаеклы рәвештә алынуын дәлилли. Яшь йөзүченең уңышлары, билгеле, остазы, “Юбилейный” бассейны тренеры Екатерина Рәхимованың күп көч куеп өйрәтү нәтиҗәсе дә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев