Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Анастасия Кожевникова чемпион исеменә лаек булды

Узган ял көннәрендә Лениногорск йөзүчеләре Әлмәттә “Алтын көз” бәйгесендә булып кайттылар.

Әлмәт шәһәре беренчелегенә үткәрелгән бу ярышларда, шәһәребезнең “Юбилейный” бассейнында тәрбияләнүче Анастасия Кожевникова чемпион исеменә лаек булды.

Ярышлар “Дельфин”бассейнында узды. Бу йөзү осталыгына сынашуларда 2015 нче елда туган балалардан алып – 2007 нче елгы үсмерләргә хәтле катнашты.

Шәһәр беренчелеге ярышлары программасына, 100 һәм 200 метр араны төрле стильләрдә, 50 һәм 100 метрны – ирекле стильдә һәм шундый ук арага аркада йөзеп узышу кертелгән иде. Йөзү ярышларында республиканың 20 шәһәре һәм районы командалары көч сынашты.

Лениногорск йөзүчеләр төркемен “Юбилейный” бассейнының 29 спортчысыннан торган команда тәгъдим итте. Шәһәребез данын яклаган яшь йөзү осталары, бу бәйгедә  барысы да бик уңышлы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Әлбәттә, җиңүгә ирешүче һәм призлы урыннаргә ия булучылар да бар.

100 метр араны төрле стильдә йөзеп узышуда  Анастасия Кожевникова чемпион булды.

Ә 200 метр дистанциягә шушындый ук ярышларда, үз яшьләрендәге йөзүчеләр төркемнәрендә Адель Насыйбуллин, Эльвира Хәсәнова һәм Сергей Бажитов көмеш медальләргә лаек булдылар.

Лениногорскилылар арасында, призлы өченче урынны яулаган спортчылар да бар, алар – Константин Кожевников һәм Яна Ханнанова.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев