Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Даниил Неустроев һәм Артем Ганиев батутта сикерү буенча Россия Беренчелегендә катнаштылар

Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Даниил Неустроев һәм Артем Ганиев батутта сикерү буенча Россия Беренчелегендә катнаштылар.

Мондый дәрәҗәле ярышларда әле тәүге адымнарын гына ясауга карамастан, яшь спортчы якташларыбыз иң осталар унлыгына үтеп керә алды.

Россия Беренчелеге Ярославль шәһәрендә узды. Анда илнең барлык төбәк-регионнарыннан диярлек батутчылар катнашты.

Барлыгы 559 спортчы килгән иде. Илкүләм бәйгедә катнашкан Лениногорск спортчылары, ел дәвамында узган ярышларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп килделәр. Бу аларга Татарстан җыелма командасы составына керү мөмкинлеге бирде.

Ярославльдә үткән ярышлар,  Данил һәм Артем өчен югары рангтагы беренче бәйге булса да, аларның сынатырга исәпләре булмады. Үз яшьләрендәге спортчылар төркемендә Данил Неустроев- алтынчы, ә Артем Ганиев – сигезенче нәтиҗәне күрсәтте.

Яшь батутчыларның тренерлары шаяртканча, “коймак беренче булса да, төерсез булды”. Малайларны тренерлар Анатолий Савельев һәм Руслан Хөснетдинов өйрәтә.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев