Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Камил – регионара турнир җиңүчесе

3 нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче үсмерләр шушы көннәрдә регионара ярышларда көч сынашып кайттылар.

Көрәш бәйгеләрендә моңа кадәр дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп килгән Камил Вәлиәхмәтов бу турнирда аеруча  уңышка иреште.

Грек-рим көрәше буенча регионара турнир Бөгелмә шәһәрендә узды. Әлеге ярышлар бөгелмәлеләрнең якташы,  махсус хәрби операциядә һәлак булган Владислав Вавилов истәлегенә багышлап үткәрелде.

Турнирда Татарстан, Башкортстан һәм Удмурд республикаларыннан килгән 14 команда катнашты. Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Зәй, Азнакай, Октябрьск, Можга, Волжск, Урыссу, Приютово – ярышларның географиясе шактый киң иде. Спортчылар саны да 150 дән артып китте.

Лениногорск  спортчысы Камил Вәлиәхмәтов үз авырлык категориясендәге көрәшчеләр арасында җиңү яулады. Камил 57 килограммнан югарырак авырлыктагы үсмерләр төркемендә көрәште. Аның тренеры – Владимир Майоров.

 

фото: 3нче спорт мәктәбе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев