Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Маргарита Соловьева белән Василиса Михайлова шахмат ярышыннан җиңүләр яулап кайтты

Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә шахмат буенча Бөтенроссия ярышларыннан лениногорскилылар җиңүләр яулап кайтты.

Ярышка 26 регионнан 352 уенчы килгән иде. Турнир Ижевскиның «Интеграл» Мәдәният сараенда бер атна буена дәвам итте. 

Шахматчы Маргарита Соловьева — төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, шәһәребезне танытучы уенчыларның берсе. Бөтенроссия бәйгесендә Маргарита турнирның лидерлары исәбендә булган, Пермь өлкәсе шахматчысы Елизавета Кантер һәм Удмур республикасы уенчысы Анна Уварованы артта калдырып, җиңүгә иреште. 

Шахмат буенча илкүләм ярышларда шәһәребездән тагын бер шахматчысы катнашты. Ул — 11 яшьлек Василиса Михайлова. Шулай ук, ярышта призлы өченче урынны яулап алуга иреште. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев