Лениногорскилы Радмир Мортазин көмеш медаль иясе
Удмуртия республикасының Воткинск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды.
Әлеге турнирда Россиянең төрле төбәкләреннән 250дән артык спортчы катнашты.
Лениногорск егетләре дә медальсез калмады, 32 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Радмир Мортазин 2нче урынны яулап көмеш медаль алды.
Радмирны котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез.
Фото һәм мәгълүмат Лениногорскиның 3нче комплекслы спорт мәктәбе


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев