Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Виктория Праслова Татарстан Беренчелегендә җиңде

Лениногорск “Теннис Холлы”ында зур спорт чарасы булып узды.

Татарстан Беренчелеге турнирына үзебезнең республикадан гына түгел, Россиянең дә бик күп төбәкләреннән теннисчылар килгән иде.

Ярышларда Еатеринбург, Тольятти, Пермь, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән 40тан артык спортчы катнашты. Атна дәвамында үз яшь категориясендә иң көчлеләр булган яшь теннисчылар киеренке, кызыклы уен күрсәттеләр.

Турнир җанатарлар өчен дә бик мавыктыргыч булды. Бәйгедә 15 яшькәчә булган үсмер малайлар һәм кызлар көч сынашты. Беренче призлы урыннар өчен барган  төп турнирда Лениногорск һәм Еатеренбург спортчылары җиңү яулады.

Ярышларда Лениногорск данын Виктория Праслова, Валерий Праслова, Полина Нагорнова, Александр Королев яклады. Кызлар арасында барган төп турнирда Виктория Праслва җиңү яулады.

Турнир җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев