Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Хаджи Мурат Алибагандов көрәш буенча Дөнья Кубогында икенче урынны яулады

Хаджи Мурат Алибагандов Берләшкән Гарәп Әмирлегендә узган AJP лигасының грепплинг буенча Дөнья Кубогында катнашып икенче урынны яулаган.

Анда Бразилия, Босния һәм Герцеговина, Пакстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Иран, Оман, Кыргызстан, Кувейт, Катар, Франция, Мисыр, Сүрия, Бөекбритания, Согуд Гарәбстаны, Казахстан, Әзербайҗан, Бангладеш, Әфганстан, Тайвань, Һиндстан, Россиядән көрәшчеләр катнашты.

Грэпплинг көрәше самбо, дзюдо, джиу-джитсу һәм ирекле көрәшне үз эченә ала, — дип аңлата «Катана» көрәш клубы тренеры Фуркат Джумабаев.

Грэпплинг көрәше — хәзерге көрәшнең яңа төре. Спорт тарихчылары әйтүенчә, ул АКШ һәм Гарәп Әмирлегендә барлыкка килгән. Беренче рәсми халыкара көрәш 1998 елда уздырылган. Елдан-ел бу спорт төре бөтен дөньяда популярлаша бара гына.

Фотоны Фуркат Джумабаев бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев