Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар йөзү ярышында медальгә лаек булды

Күптән түгел Нурлат шәһәрендә Татарстан Республикасы йөзүчеләре катнашында ачык беренчелек узды.

Лениногорск йөзүчеләре, күп кенә призлы урыннар яулап, медальләргә лаек булды.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:

Кызлар арасында Елизавета Шуманева: 50 м ирекле стиль - I урын, 50 м аркада - 2 урын; Анастасия Кожевникова: 50 м аркада - 1 урын, 50 м ирекле стиль - 3 урын; Аделина Шиһапова: 50 м аркада - 3 урынга лаек булдылар.  

Малайлар арасында Захар Николаев: 25 м ирекле стиль - 1 урын; Әскәр Саримов: 50 м ирекле стиль - 1 урын, 50 м га аркада - 1 урын; Артур Петров: 50 м ирекле стиль - 2 урын, 50 м аркада - 2 урын; Азат Юнысов: 100 м ирекле стиль - 3 урын; Иван Терентьев: 100 м ирекле стиль - 1 урын, 100 м аркада - 1 урынны алдылар.

Эстафетада 2012 елгы һәм аннан да кечерәк егетләр арасында Лениногорск команда 1нче урынны яулады.

Шулай ук, 17-19 ноябрь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә ачык республика ярышлары узган. Анда Татарстанның 700гә якын йөзүчесе һәм Марий Эл Республикасы йөзүчеләре катнашкан. Лениногорск командасыннан 16 спортчы катнаашкан, күбесе үз дистанцияләрендә иң яхшы унлыкка кергән.

Яшь йөзүчеләребезгә алга таба уңышлар һәм бары тик җиңүләр телибез!!!

Константин Капитонов, өлкән тренер

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев