Лениногорскилылар Киокусинкай каратэда призлы урыннар яулап кайтты
Кама Аланында Киокусинкай каратэ буенча республика турниры узды.
Лениногорскиның «KATANA» клубы көрәшчеләре призлы урыннар яулады.
Көрәшче кызларыбыздан Ника Долголаптева — I урынны, Сюмбюл Аризматова, Юлия Сергеева — II урынны яулый.
Егетләребез арасыннан Виктор Хрулев, Радмир Яков, Данила Шкариннар III урынга лаек булалар.
Аларны котлыйбыз! Ирешкән уңышларында тукталмаска, һәрвакыт алга барырга, югары үрләр яуларга телибез.
Фото һәм мәгълүмат Лениногорск Мәдәният йортының ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев