Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар волейбол ярышында катнашып кайтты

Әлмәт шәһәрендә сәламәт яшәү рәвешен актив яклаучы һәм спортның волейбол төрен бик яраткан Анатолий Никифоркин истәлегенә волейбол ярышлары узды.

Анда Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә һәм башка шәһәрләрдән килгән муниципаль район командалары катнашты. Лениногорск шәһәре хакимияте командасы лаеклы икенче урын яулап кайтты. 

Кем ул Анатолий Павлович Никифоркин? 

Анатолий Павлович Никифоркин — 1948 елның 23 августында Әлмәт районы Ямаш авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген Ямаш урта мәктәбендә физик культура укытучысы булып башлаган. 

Ул тормыш юлын Әлмәт шәһәре һәм районы кешеләренә хезмәт итүгә багышлаган. Шәһәр һәм районның бөтен иҗтимагый тормышы аның исеме белән бәйләнгән.
Сәламәт яшәү рәвеше тарафдары спортны пропагандалауга зур игътибар биргән. Күп еллар ветераннар арасында волейбол буенча шәһәр федерациясен җитәкләгән. Волейбол спорт төрен бик яраткан, чөнки аны махсус җиһазландырылган залда гына түгел, саф һавада да уйнарга мөмкин булганга.

"Туп белән даими шөгыльләнү психик сәламәтлекне ныгыта, тискәре эмоцияләргә юл бирми. Димәк, нерв системасына уңай йогынты ясый.",-дигән фикердә булган ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев