Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның акробат кызлары алтын медальләр алып кайтты

Лениногорск 1 нче спорт мәктәбе акробат кызлары Казан шәһәрендә узган ярышларда булып кайттылар.

«Казан кышы » дип исемләнгән бәйгедә катнашкан төркемнәрнең берсе, спорт мастерлыгына кандидат программасы буенча чыгыш ясады.

Әлеге төркем Амира Нурмөхәммәтова, Элина Хәйруллина һәм Злата Ильинадан тора. Кызлар ярышларның башлангыч мизгелендә үк үзләрен бәйгенең әйдәп баручы спортчылары буларак күрсәтә алдылар.

Ярышларның нәтиҗәсе дә, үзләре чыгыш ясаган төркемдә аларга тиңнәр булмавын күрсәтте. Лениногорск спорт акробатлары өчлеге - алтын медаль хуҗасы.

Ә якташларыбыздның икенче төркеме беренче разряд программасында көч сынашты. Бу төркемдә Мәликә Низамова, Вероника Әхмәтова һәм Алинә Зәйнуллина чыгыш ясады. Бу төркем акробатлары да ярышларның иң зур призын яулап алуга иреште.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск 1 нче спорт мәктәбенең ВКонтакте социаль челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев