Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның акробат кызлары көмеш һәм бронза медальләр яулап кайтты

Лениногорскиның акробат кызлары 2023 нче елның беренче югары дәрәҗәле ярышларыннан кайттылар.

Казахстанның Петропавловск шәһәрендә узган бәйгедә безнең  акробат кызлар төркемнәре көмеш һәм бронза медальләр яулап алуга иреште. 

Халыкара турнир тренер булып эшләү дәверендә спорт  акробатикасы буенча йөздән артыграк спорт мастеры һәм уннан артык халыкара класслы спорт мастеры тәрбияләгән, атказанган тренер Анатолий Ямпольский истәлегенә оештырылган иде. 

Безнең шәһәрдән әлеге ярышларда акробат кызларның өч спортчыдан торган ике төркеме катнашты. Төрле илләрнең командалары арасында көндәшлек бик кискен булды. Спорт акробатларының чыгышларын 3 көн дәвамында югары квалификацияле хөкемдарлар, “энә күзе аша” бәяләп торды.

 Бу сынаулардан соң халыкара турнир почет пьедесталының икенче баскычына Лениногорск кызлары күтәрелде. Безнең Динара Низамиева, Амалия Низамова һәм Элина Сәлаховадан торган кызлар өчлеге бәйгенең көмеш медален яулап алды. Әмма уңышлар моның белән генә чикләнмәде, пьедесталның өченче баскычын да лениногорскилылар биләде. Ариана Галләмова, Элина Сарыймова һәм Дарья Неустроевадан торган икенче төркем бронзага лаек булды.

Исламия Галимова төрҗемәсе

https://vk.com/leninogorsk.yarmarka?w=wall-210450491_2230 фото һәм мәгълүмат алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев