Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның акробат кызлары медальләр белән кайтты

Лениногорск акробатлары моннан берничә көн элек булып үткән республика күләм ярышларда аеруча уңышлы чыгыш ясадылар.

Спорт акробатикасы буенча Татарстан республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты башкалабыз Казанда узды.

Ярышлар гимнастика Үзәгендә үтте. Әлеге югары дәрәҗәле бәйгедә 300 дән артык спорт акробаты катнашты.

Шәһәребез командасы составында чыгыш ясаган, Динара Низамиева, Амалия Низамова һәм Элина Сәлахова кергән кызлар өчлеге ярышларда бернче урынны алуга иреште.

Кызлар Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбендә, тренерлары Марина Мөхәммәтова һәм Әсхәт Хәйруллин кул астында акробатика осталыкларын үстерә.

 “Спорт акробатикасы соңгы елларда аеруча нык үсте, спортчыларның әзерлек дәрәҗәсе бик югары.

Моны хәтта спорт акробатикасы федерациясе җитәкчесе дә билгеләп үтте. Шуңа күрә көндәшлек тә бик зур, әмма безнең кызлар сынатмады, алар инде бик күп төрле ярыш-бәйгеләрне башларыннан кичергән спорт мастерлары, республиканың гына түгел, Россия җыелма командасы составына керәләр,”- ди, беренче урынны алучы кызар өчлеге турында өлкән тренер Әсхәт Хәйруллин. 

Көмеш призга ия булган кызлар өчлеге белән дә шул ук тренерлар һәм тагын бер остазлары- Зилә Пиянзина шөгыльләнә. Бу төркемгә Ариана Галләмова , Элина Сарыймова һәм Дарья Неустроева керә.

Татарстан Чемпионаты һәм Беренчелегендә өченче урынны да Лениногорск кызлары алуга иреште. Бронза призга ия булган төркем Дарина Вәлиәхмәтова, Дарья Кузьмина һәм Милана Эзековадан тора. Аларны тренерлар Любовь Изендерова һәм Владимир Мамочкин өйрәтә.

Республика ярышларында парлап чыгыш ясаучы кызлар арасында безнең Алина Ваулина һәм Ксения Петрова пары өченче урынга лаек булды. Катнаш парлар программасы буенча икенче урынга чыккан Ралина Сафина һәм Данила Рыбкин да –лениногорск спортчылары. Алар спорт мастерлыгына кандидатлык программасында чыгыш ясадылар. 1 нче разряд программасы буенча ярышкан катнаш парлар арасында да призлы урын алган якташларыбыз бар. Ул - Ганджина Азизова һәм Даниил Фазлыев пары.

Әлеге акробатларның барсы да республика җыелма командасы составына кертелде.

Исламия Галимова тәржемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев