Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорскиның бокс клубыннан яшь боксчылар җиңү яулады

Шәһәребезнең иң яшь ике боксчысы бокс клублары турнирында җиңде.

Җиңүчеләрнең икесе дә Лениногорскиның “Чемпион” спорт клубында шөгыльләнә.

Бәйгедә Бөгелмәдән – дүрт, Лениногорскидан ике бокс мәктәбе вәкилләре катнашты. Ә барлыгы турнирга Лениногорск, Бөгелмә һәм Карабаштан 26 боксчы килгән иде. 

Рингта 10 яшьтән -16 яшькәчә боксчылар көч сынаштылар. Яшь спортчыларның күбесе өчен бу турнир - аларның спорт белән шөгыльләнә башлаган чорларындагы беренче ярышлары иде. 

Лениногорскиның “Чемпион” спорт клубы боксчылары Данияр  Әхмәтов һәм Дамир Насыйбуллин үз категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар, Данияр Әхмәтов шулай ук иң яхшы  көрәш техникасы өчен дә кубок алды. Бокс турниры  «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады» дип аталды. Аның максаты – үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, бокс клублары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру иде.

 Ярышларны “Олимп” бокс клубы оештырды, турнирда катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев