Лениногорскиның боксчы кызлары алтын медальләр яулап кайтты
СПОРТ

Лениногорскиның боксчы кызлары алтын медальләр яулап кайтты

Лениногорскиның боксчы кызлары республика ярышларыннан алтын һәм бронза медальләр белән кайтты.

Казанда хатын-кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

Әлеге ярышларда, шәһәребезнең 3 нче спорт мәкәбендә шөгыльләнүче боксчы кызлар төркеме дә бар иде.

Якташларыбыз бу дәрәҗәле бәйгедә биш- алтын һәм ике -бронза медальнең хуҗалары булдылар.

Алтын медальләргә Мирослава Костина, Надежда Терентьева, Дарья Антипова, Зльвина Сәгадиева, Диана Таҗиева ия булды. Ә бронзаларны — Агата Санникова һәм Анна Тимошина яулады.

 


Нет комментариев