Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның яшь йөзү осталары медальләргә ия булды

Шәһәрнең “Юбилейный” йөзү бассейнында шөгыльләнүче бер төркем балалар Әлмәттә ярышларда булып кайттылар.

Лениногорскиның яшь йөзү осталары, өч көн буена дәвам иткән бу ярышларда, медальләрнең төрле дәрәҗәдәгеләрен яулап алуга иреште. Бәйге “Күңелле дельфин” дип аталган иде. Малайлар һәм кызлар, кайчакта үзләренең көндәшләр икәнен дә онытып, бер-берсенә көч биреп, кирәк чакта юату сүзе әйтеп, канатландырып тордылар. 

Ярышлар программасы буенча,  2009-2010 нчы елда туган малайлар һәм 2011-2012 нче елгы кызларга өч төрле бурыч куелган иде. Алар 200 метр араны төрле йөзү стилләрен аралаштырып, 400 метр араны үзләре теләгән ирекле стильдә һәм тагын 100 метр арага сайлап алган төрдә йөзеп узыштылар. Кечерәк яшьтәге спортчылар 200 метрга – ирекле стильдә һәм 100 метр арага комплекслы йөзү буенча  көч сынашты.

 2009-2010 нчы елгы малайлар арасында  өч төр дистанцияне дә уңышлы үтеп Раил Сафин – икенче урынны, Даниил Земляков өченче урынны яулады. Ә Иван Терентьв ярышларның алтын медаленә лаек булды.

200 метр арага комплекслы стильдә йөзеп узышуларда Анастасия Кожевникова бронзага лаек булды. Ә 100 метрга дистанциягә шушындый ук узышларда Артур Петров өченче булды.

Исламия Галимова тәрҗемәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев