Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның җиңел атлетлары – республика чемпионнары

Шәһәребез җиңел атлетлары Татарстан кышкы Беренчелеге ярышларыннан югары нәтиҗәләр белән кайттылар.

Безнең спортчыларның медальләр җыелмасы 13 берәмлеккә тулылана төште.

Җиңел атлетика буенча кышкы Республика Беренчелеге көч сынашулары Алабуга шәһәрендә, 1-4 нче декабрь көннәрендә булды. Ярышларга республика шәһәрләре һәм районнарыннан 385 иң яхшы спортчы җыелды.

 2006-2007, 2008-2009 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында барган көч сынашуларда, җиңүләр саны буенча безнең Дмитрий Теребинов барлык спортчыларны да уздырды. Ул 2006-2007 нче елда туган спортчылар арасында,60, 200, 400 метр араларга йөгерүдә республика чемпионы исемен яулады. Яшь спортчы шулай ук спорт мастеры кандидаты нормативын үтәде. 2009 елгы Кирилл Шеховцов 200 метрга йөгерүдә Татарстан чемпионы булды.

2008-2009 нчы елгы спортылар арасында көч сынашкан Никита Меренков ярышларның почет пьедесталына ике тапкыр күтәрелде. Ул озынлыкка сикерүдә һәм 60 метрга йөгерүдә бронзага лаек булды.

Тагын бер якташыбыз Дмитрий Михайлов 800 метрга йөгерүдә бронза алуга иреште. Биеклеккә сикерү ярышларында Кирилл Краснов һәм Даниел Ковтун да бронзага ия булдылар.

Исламия Галимова тәржемәсе.

https://photo.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев