Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның КАТАNА көрәш клубы командасы Ачык Республика турнирында катнашты

Әлеге ярышлардан команда ике алтын, өч көмеш һәм дүрт бронза медаль яулап кайтты.

Киокусинкай көрәше буенча Республика Ачык турниры Түбән Кама шәһәрендә булды. Анда республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук, күрше Умурд республикасыннан яшь көрәшчеләр җыелган иде. Лениногорскиның КАТАNА клубында кыз балалар да теләп шөгыльләнәләр һәм еш кына ярышлардан призлы урыннар белән кайталар. Түбән Камада узган бәйге дә башка бәйгеләрдән үзгә булмады. Ир балалар белән беррәттән, биредә кызлар да чыгыш ясады һәм алар зур уңышларга ирештеләр. Киокусинкай белән кызыксынучы лениногорскилыларга Ника Долголаптева инде күптән таныш.

Ул моннан алда булган, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп килде. Ачык Чемпионатта исә Ника турнирның алтынын алуга иреште. Ярышларның көмеш медале, икенче көрәшче кызыбыз Динара Хамраевада. Шушы ук клубта шөгыльләнүче Сөмбел Аризматова һәм Александра Сергеева бронзага лаек булдылар. 

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучы ир балалар арасында лениногорскилылар тагы да күбрәк. Көндәшләре берсеннән –берсе көчле булуга карамастан, үзенең өстенлген исбатлый алган Жорес Жамкочян-алтын медаль иясе. Егор Шуков һәм Михаил Сергеев – икесе дә турнирның көмеш призын яулады. Ислам Шәмәрданов һәм Дмитрий Ильин бронзага хуҗа булдылар. Яшь көрәшчеләрне ярышларга тренерлары Фуркат Джумабаев әзерли.

Исламия Галимова тәржемәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев