Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның киокусинкай карате көрәшчеләре алтын медальләр белән кайтты

Бу көннәрдә Лениногорскиның киокусинкай карате көрәшчеләре бер-бер артлы ике дәрәҗәле бәйгедә көч сынашып кайттылар.

Ярышларның  беренчесе – Россия Кубогы, ул Башкортстанның Туймазы шәһәрендә узды.

“Туймазы-Арена” боз комплексы Мәскәү, Уфа, Казан, Екатеринбург, Самара, Лениногорск, Баулы, Салават, Чиләбе һәм илнең башка шәһәрләреннән килгән 300дән артык карате көрәшчесен кабул итте.

Лениногорскиның “Буслаев Додзе” карате  мәктәбе командасы бу ярышларда җиде алтын, биш көмеш һәм дүрт бронза яулап алуга иреште.

Алтын медаль яулап алучыларның берсе – Богдан Мефодьев, ул инде сэмпай исемен алан көрәшче. Карате киокусинкайда сэмпай дип,кара билбау иясе булучы, беренче һәм икенче дан дәрәҗәләрендәге көрәшүчеләр атала. Россия Кубогының алтын медаленә безнең тагын алты көрәшчебез Вилдан Галимов, Тимур Газизов, Матвей Лукьянов, Богдан Беляков һәм Валерий Николаев лаек булды”.

Кубокның көмеш медальләрен Ярослав Золотарев, Аделина Сафиуллина, Данил Константинов, Роман Гаммер һәм Артем Горбов  яулап алды. Тагын  дүрт көрәшче – Данил Тихонов, Руслан Насибуллин, Ярослав Герасимов һәм Тимур Нәфисуллин, “Буслаев Додзе” карате мәктәбенең медальләр җыелмасын бронза белән тулыландырды.

Лениногорск карате киокусинкай көрәшчеләре башкалабыз Казанда республика чемпионатында катнаштылар. Бу ярышлар да медальләрнең төрле дәрәҗәдәгеләрен алуга ирештеләр.

“Казан Кубогы” дип исемләнгән югары дәрәҗәле ярышлар 17 -18 нче декабрь көннәрендә узды.

Алтын медальләрне Камиль Галиев,Әмирхан Хөснетдинов, Артем Ильин, Руслан Нәсибуллин яулады. Альфред Нуруллин, Вера Сакулина, Радмир Мөхтәсаров, Аделина Сафиуллина һәм Роберт Вахитов – көмеш медаль ияләре. Өченче урыннарда-Валерия Николаева, Раил Насыйрҗанов, Әмирхан Ганиев.Әле дүртенче урынны алуга ирешкән каратечебез дә бар, ул – Адел Хамадиев.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев