Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның өч шахматчы кызы турнирда җиңде

Шушы көннәрдә Лениногорск шахматчылары Әлмәттә ярышларда булып кайттылар.

Анда республика күләмендә шахмат судьясы булган Владимир Ковалев истәлегенә турнир булды.

 Тиз шахмат уены турниры 9 турдан торды. Анда барлыгы 89 шахматчы катнашты. Швейцария системасы буенча барган уеннар турының абсолют зачетында, Лениногорск шахматчысы Владимир Шуваткин бишенче урынга чыкты.

Кызлар арасында безнең Маргарита Соловьева җиңүче булды, ә хатын-кызлар арасында Дарья Хабарова көмеш медаль яулады.  Туган еллары 2012 нче, 2013 нче һәм 2014 нче елда булган кыз балалар арасында беренче урыннарның өчесе дә лениногорскилыларда. Анастасия Мустаева, Василиса Михайлова һәм Лаура Гильмурадова – турнирның җиңүчеләре.

 Хәтердә саклыйк
Владимир Александрович Ковалев - физик культура отличнигы, Республикада физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен мактау билгесе белән бүләкләнгән.  Берничә дистә еллар дәвамында, Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы шахмат үзәкләренең берсе булган - Әлмәт шахмат мәктәбен җитәкләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X