Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның өлкән яшьтәге спортчылары көмеш медальләр алып кайтты

Лениногорскиның өлкән яшьтәге спортчылары, Казан шәһәрендә узган Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган, республика пенсионерларының “Третий возраст” XIII республика Спартакиадасы финалында катнашып икенче урынны яулап кайттылар.

 Спартакиадада Татарстанның барлык шәһәрләре дә катнашты. Лениногорскилылар спортның  күп төрләре буенча узган көч сынашуларда иң осталар арасында булды.

Финал ярышларында пенсионер  спортчылар  йөзү, дартс, җиңел атлетика, өстәл теннисы, коралдан ату буенча үзләрен сынадылар.

Якташларыбыз җиңүгә югары омтылыш белән  көрәштеләр. Йөзү буенча шәхси зачетта хатын-кызлар арасында - Валентина Сарапулова, ә ир-атлар  арасында – Владимир Свежинкин 2 нче урынны яуладылар.

Дартс буенча ярышларда да шулай ук, көмеш- лениногорскилыларда. Аларны Надежда Шириева һәм Сергей Якшигулов отты.

Җиңел атлетика төренә кергән бәйгеләрдә Вера Звягинцева 2 нче урынга ия булды.

Ә ир-атлар арасында Якуп Халиков 3 нче урынга чыкты.

Өстәл теннисында Марина Сафина һәм Николай Фадеев Лениногорск командасына тагын ике көмеш өстәде.

Төз атуда үз осталыкларын күрсәткән Гүзәл Захарова һәм Ринат Гәрәйшин да икенче призны яуладылар.

Командаларның гомуми нәтиҗәләре буенча да, Лениногорск –икенче , алар бары тик Әлмәт командасын гына үзләреннән алга җибәрделәр.

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев