Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның уку йортлары арасында бадминтон ярышы узды (+фотолар)

Лениногорскиның «Яшьлек» спорткомплексында шәһәрнең уку йортлары студентлары арасында бадминтон буенча ярыш узды.

Кызлар арасында шәхси зачетта музыка һәм сәнгать педагогия колледжыннан Камилә Габидуллина алтын медаль яуласа, политехник колледждан Карина Пашнина — көмеш, КНИТУ-КАИдан Алия Иванова бронза медальгә ия булды. 

Егетләр арасында КНИТУ-КАИдан Александр Куприянов алтын медаль алды. Политехник колледж студенты Тимур Фәрхетдинов — көмеш, нефть техникумы студенты Булат Агдеев бронза медале яулады.

Гомумкоманда зачетында уку йортлары арасында беренче урынны — Лениногорск политехник колледж, икенче урынны — КНИТУ-КАИ, өченче урынны — музыка һәм сәнгать педагогия колледжы алды. 

Җиңүчеләрне котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

Фото һәм мәгълүмат Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев