Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Теннисчы Рената Гәрәева Кувейттан җиңү белән кайтты

Шушы көннәрдә Лениногорск теннисчысы, республика һәм илкүләм ярышларда үзен танытып өлгергән Рената Гәрәева, Кувейтта халыкара турнирда катнашып, җиңү яулап кайтты.

Халыкара үсмерләр турнирында тугыз илдән, унсигез яшькәчә булган теннис осталары көч сынашты. Анда Австралия, Германия, Корея, Иран, Индия, Словакия, Тунис, Бразилия спортчылары арасында, Россия теннисын Лениногорск кызы Рената Гәрәева тәгъдим итте.

“Кувейтта узган турнир  танылган теннисчы Рафаэль Надаль академиясендә узды. Бу искиткеч зур спорт комплексы, уен өчен шартлар бик югары дәрәҗәдә тудырылган.  Ярышларда минем белән уйнаган барлык көндәшләр дә көчле иде. Тик мин, мөгаен, иң катлаулы матчларны финалда, Корея һәм  Иран  спортчыларына каршы уйнаганмындыр.

Очрашуларның һәркайсы ике сәгать ярым- өч сәгать буена барды. Беребезнең дә җиңеләсе килми, шуңа күрә азаккы шарга кадәр бирешмәскә тырыш көч куйдык. Нәтиҗәдә,  “J5 AL ZAHRA KUWAIT 18TH ITF JUNIORS J5 TOURNAMENT” Халыкара турнирында - җиңү минем яклы булды,”- ди Рената.  

Турнирга  Рената Гәрәева үзе генә барган. Әмма  ул җанатарларының  телефон аша көч биреп, рухландырып торуларын әйтә.

Аеруча үзенең әти –әнисе һәм тренеры Мансур Рашат улы Мухтасаровка  бик рәхмәтен белдерә. Алардан башка гына  бу җиңү булмас иде ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев