Авыл тег белән яңалыклар
-
Авыл эшмәкәре
Республикада инде берничә ел дәвамында кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләргә төрле программалар кысаларында финанс ярдәме күрсәтелә. Акча чыннан да бирелә. Әмма ул кемгә эләгә һәм аннан ничек файдалану юлларын табалар? Монысы да зур мәсьәлә. Грант отыйм дисәң... Быелгы программаларга үзгәрешләр кертелгән. Төп үзгәрешләрнең берсе - "Лизинг-грант" программасына кагыла, ягъни...
-
Тырыш хезмәткә – тәмле аш
«Маркс» җәмгыяте (Куакбаш) ашханәсендә аш пешерүче булып Минзәлия Шәйдуллина (фотода) эшли. Әлбәттә, эшләгән кешене тәмле ризык белән дә сыйларга кирәк. Бу юнәлештә Минзәлия ханымның сынатканы юк. «Ел саен ашханәдә эшлим», ди ул. Язгы кыр эшләре һәм кызу урак өстендә янына булышчылар килә, калган вакытта үзе генә. Ул үзе Бәкер кызы,...
-
Игелекле кешеләр ярдәме
Тирә-ягыбызда шәфкатьле кешеләр бик күп. Янәшә яшәсәк тә, бәхетсезлек очраклары килеп чыккач кына аларның ярдәмен тоябыз икән. Бу турыда язарга бер вакыйга сәбәпче булды. Уйламаганда-көтмәгәндә, бәхетсезлеккә очрадым: бәрәңге корты агулаганда, үзем дә агуландым. Баштан бармагым шешә башлады, аннан шеш бөтен кулыма күчте. Куркудан, авыл фельдшеры Булат Хәйруллинга мөрәҗәгать иттем. Ул...
-
Туган җирендә – 46 ел
"Сатурн-Урал" җәмгыяте (Сарабиккол) техника паркында эш кайнап тора. Әнә, механизатор Ильяс Мусин - "Нью-Холланд" комбайны янында. Техниканы уракка әзерли, көйли, җайлый. Ильяс Ибраһимович 46 ел туган җирендә хезмәт итә, көч куя. 25 ел "КСК"да эшләгән. "Нинди техникага утырталар, кая кушалар, шунда эшләдек", ди ул. Хуҗалыктан да, җитәкчелектән дә канәгать. "Акчасын...
-
“Көне буе шунда булырга кирәк”
Хуҗалыкта терлекчелек фермасында кем йөри, кем көне-төне маллар янында? Әлбәттә, ферма мөдире. "Ленин" хуҗалыгында (Федотовка) ферма мөдире булып эшләүче Вера Ильина да һәрвакыт эш урынында. Ул үзе дә бу хакта: "Бөтен күңелеңне биреп эшләмәсәң, нәтиҗәсе булмаячак", ди. Аңа 64 яшь икән, ферма мөдире булып эшләвенә 16 еллап вакыт узганын үзе...
-
Саҗидә апа
Саҗидә апа Фәрзетдинова редакциягә улы белән төшкә табарак килеп керде. "Газет чыга торган җирне күреп кайтасым килә, дип Яңа Иштирәктән хәтле килгән. Тугызынчы дистәсен ваклаучы Саҗидә апа бик кызык кеше булып чыкты. Өеннән бик чыгып йөрмәсә дә, илдәге һәм райондагы барлык яңалыкны белеп тора, чөнки газет укый. "Заман сулышы"ннан башлап,...
-
Безнең лагерь
Сарабикол мәктәбендә җәйге лагерь эшли. Анда 10 укучы ял итә. Лагерь начальнигы Фәния Ихсанова, тәрбияче Фәния Әскәрова, пешекчеләр Гөлназ Гарифуллина һәм Гөлия Биктимирова балаларның яллары күңелле үтсен өчен тырышып эшлиләр. Фәния апалары төрле кызыклы чаралар уздырсалар, Гөлназ һәм Гөлия апалары аларны тәмле ашлар белән сыйлыйлар, бүлмәне чиста итеп тоталар. Лагерьда...
-
Кышка – бүгеннән
Хәзер хуҗалыклар мал азыгы әзерләү белән мәшгуль. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 19 июнь көненә күпьеллык үлән 7 мең 700 гектарда чабып алынган. Шуның 3 мең 700 гектары - печәнгә, 4 мең гектары сенаж һәм яшел азык өчен. Хуҗалыклар 2 мең 870 тонна - печән, 8 мең 330 тонна...
-
Бозауларга – витамин
Кышка бозаулар өчен витаминлы азыкны бүгеннән үк әзерләргә кирәк. Вакытында әзерләп калдырсаң гына сихәте дә, шулай ук эшеңнең нәтиҗәсе дә булыр. Районыбыз хуҗалыклары әлеге юнәлеш буенча барлык көчләрен туплап эшлиләрме соң? Бу уңайдан массакүләм мәгълүмат чаралары, берничә төркемгә бүленеп, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән 13 июньдә рейдта булып кайтты. Маршрутның...
-
Яфрак азык та кирәк
Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт итүчеләр өчен эшнең бетеп торганы юк. Язгы кыр эшләре тәмамланырга өлгерми, печән әзерләр вакыт җитә. Быел, бигрәк тә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә, кар тиз арада эреп, игенчеләр туфракта дым беткәнче дип язгы чәчәүне уңышлы гына башкарып чыктылар. Инде алга терлек азыгы әзерләү бурычы килеп басты. Соңгы араларда...
-
Туган авылым, Сарабиккол
Биек тау башына мендем дә мин, Туган авылыма карадым. Нинди матур минем авылым дип, Озак басып тордым, уйландым... Чынлап та, туган авылым бик матур урынга урнашкан. Авыл уртасыннан Шушма елгасы ага. Ул минем туган авылның хозурлыгы. Моңа кадәр чит җирләргә чыгып йөрмәсәм дә, туган авылны хөрмәт итәм, аның кешеләрен чын...
-
Хәйләкәр шабашник
Алдакчы, ягъни мошенниклар һәрвакытта да булган. Тик хәзергеләре заманча һәм кырыс булулары белән аерылып тора. Сезгә 1946 елда булган бер хәл турында сөйлим. Төрле авылларда йөреп, вак-төяк эш башкарып көн итүче бер ир була. Бервакыт урта яшьләрдәге ханымга өй түбәсен ябарга сөйләшә. Хатын-ялгыз, ир аның белән яшәргә кала, ышанычын яулый....
-
Рәхәте дә, михнәте дә үзеңнеке
Чит яктан берәрсе килеп: "Районда уңган кешеләр яши торган авылны күрсәтегез әле", дисә, мин һич икеләнүсез: "Әнә, Түбән Чыршылы авылына барып күреп кайтыгыз", дияр идем. Чыннан да, биредә төзек, матур йортлары белән уңган-булганнар яши. Әнәс Кадыйров, улы Илсур белән, оста итеп рәшәткәләр ясый, Әдһәм Ситдыйков, Илшат Әхмәдиевләр мал-туар үстерү белән...
-
Мал азыгы әзерлиләр
Район хуҗалыклары мал азыгы әзерләү белән мәшгуль. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 405 тонна печән, 17 тонна яфрак азык әзерләнгән, 1мең 490 тонна сенаж салынган. Күпьеллык үләннәр 1мең 500 гектарда (шуның 560 гектары печән өчен, 940 гектары сенаж һәм яшел азык өчен) чабып алынган. Мал азыгы әзерләү...
-
Авылым иртәсе
(Нәсер) Әкрен генә,бөтен җиһанны тутырып чыгып килүче кояшның нурлары табигатьнең бар тереклеген шифасы белән иркәли. Әйтерсең лә, кояш болай дип эндәшә сыман: "Уяныгыз, җиһанда таң атканда өлешсез калмагыз. Нечкә үлән сабаклары, зәңгәр кыңгырау чәчәкләре, сары күзле ромашкалар, аксыл-йомшак кылган үләннәре - әйдәгез, барыгыз да чык бөртекләрен үзегезгә сеңдереп калыгыз, яктылыкка...