Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Авыр чакта аңа таяндык

Күңелемә тынычлык эзләгәндә, кулыма Рәшит абый Якупов иҗат иткән "Сарабиккол - әби авылы" китабын алам һәм уңган-булган авылым халкын күңелем күзлегеннән үткәрәм. Шуларның берсе - көчле рухлы, оештыру сәләтенә ия, кызганыч ки, якын көннәрдә мәрхүм булган Минзифа Исхакова. Аның балачагы авыр елларга туры килә. Яшьлек еллары катлаулы, әмма күңелле чорларны...

Күңелемә тынычлык эзләгәндә, кулыма Рәшит абый Якупов иҗат иткән "Сарабиккол - әби авылы" китабын алам һәм уңган-булган авылым халкын күңелем күзлегеннән үткәрәм.

Шуларның берсе - көчле рухлы, оештыру сәләтенә ия, кызганыч ки, якын көннәрдә мәрхүм булган Минзифа Исхакова. Аның балачагы авыр елларга туры килә. Яшьлек еллары катлаулы, әмма күңелле чорларны үз эченә ала. Гомәр абый Исхаковлар гаиләсенә килен булып төшкәннән соң, гаилә йөген тартуга бөтен тырышлыгын куя, сынатмый яшь хатын. Хезмәт юлы да төрле өлкәләргә багышланган: балалар бакчасы җитәкчесе, җидееллык мәктәптә укытучы һәм авыл Советы рәисе. Җитәкче кешегә нинди генә мәсьәләләр хәл итәргә туры килми. Әмма авылдашлар Минзифа апаны олы хөрмәт белән искә ала. Беркайчан да кешене түбәнсетмәс, рәнҗетмәс, тормыш чоңгылларыннан чыгарырга ярдәм кулын сузар, акыллы киңәшләрен бирер. Шундый ихлас күңелле җитәкче ярдәменә халык өметләнгән икән, димәк, аңа ышанган, иңнәренә таянган.
Бер генә өмә дә Минзифа Галиевнадан башка узмаган, ул үзе һәр башлангычның башында торган. Кулыннан көрәк-сәнәге дә, чалгы-себеркесе дә төшмәгән. Җаны-рухы, уй-хисләре белән дә халкына хезмәт итүче, үз эшен җиренә җиткермичә нокта куймый торган җитәкче башкача булдыра алмас иде.
Хәтер-хатирәләр аны сагындыра, юксындыра, күңелләрдә якты истәлеге генә кала бирә. Сез тормыш бүләк иткән балаларыгыз ил-көнгә тырыш хезмәт итә, сөекле дәвамчыларыгыз булып яши. Оныклар үсә, нәсел чылбырлары өзелми.
Кеше һәрвакыт кемнәндер үрнәк ала, кемгәдер тигезләнә. Мин дә авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкарганда, Минзифа апаның күркәм сыйфатларын үземдә булдырырга омтылам, аның тормыш юлыннан үрнәк алам. Шундый остаз белән бергә эшләгән елларымны сагыну хисләре, хөрмәт белән искә алам. Шуңа да Минзифа Гали кызының рухы шат булуын теләп, аңа барлык авылдашларымның ихтирамын, рәхмәтен җиткерәсем килә: синдәй затлар истәлеге яшь буын өчен үрнәк, ә замандашларың өчен мәңгелек сагыш, сагыну хисләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл

2
X