Конкурс тег белән яңалыклар
-
Лениногорскида Ш.Бикчурин премиясен алу өчен конкурс игълан ителде
Татар һәм башка халыкларның мәдәниятен, телен, публицистикасын үстерү максатыннан, Лениногорск шәһәре һәм районында Ш.Бикчурин исемендәге премияне алу өчен конкурс игълан ителде, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Конкурс биш өлкә буенча үтәчәк: проза, поэзия, публицистика, сәнгать, мәдәният. Катнашу өчен заявкалар Тукай исемендәге Үзәк китапханә, шушы елның 26 мартына кадәр кабул ителә....
-
2014 елда Россиянең иң яхшы укытучылары 200әр мең сум акча алачак
2014 елда Россиянең иң яхшы 1 мең укытучысы арасыннан һәрберсе 200 мең күләмендә өстәмә акча алачак. Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Шушы карар Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән, дип хәбәр итә «Татар информ" сайты. Федераль бюджеттан РФ субъектлары бюджетына субсидияләр билгеләү турындагы карар проекты, РФ Президентының "Иң...
-
Мичурин авыл җирлеге икенче урында
"2013 елда халык тормышының куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә Татарстан муниципаль берәмлекләренең иң яхшы җирле үзидарә органы" республикакүләм конкурс җиңүчеләре арасында безнекеләр дә бар. "Авыл җирлекләре" номинациясендә Мичурин авыл җирлеге икенче урынга лаек булды.
-
Лениногорскилылар "Гражданлык инициативасы" конкурсының лауреаты булды
Лениногорскидан ике проект авторы "Гражданлык инициативасы" бөтенроссия конкурсының региональ этабы лауреаты булды. Алар - "Дети войны" китабы авторы Рәйсә Фәтхуллина һәм "Лениногорск. Приглашение к сотрудничеству" проекты белән "Ярмарка" нәшрият йорты. Тавыш бирү төгәлләнеп, җиңүчеләр билгеле булгач, Казанга - "Корстон" комплексының тантаналар залына чакыру билеты килә үзләренә. Ә анда дәүләт эшлеклеләре,...
-
Лениногорск почтальоннары арасында конкурс
"Татмедиа" җәмгыяте һәм «Татарстан почтасы» почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында конкурс игълан итте. Ул газетка язылу чоры тәмамлаганчы, ягъни 31 декабрьгә чаклы барачак. Конкурста теләсә-кайсы почта бүлекчәсенең газет-журналларга яздыру белән шөгыльләнүче хезмәткәре катнаша ала. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, "Татмедиа" җәмгыятенә караган басмаларның 2014 елның беренче яртыеллыгына тиражы үсүе каралачак (үткән елның шушы...
-
“Нечкәбил”дә якташыбыз – Айгөл Әхмәтова
«Нечкәбил» республика конкурсында катнашып, якташыбыз Айгөл Әхмәтова дипломга лаек булды. Ул 12нче лицейда татар теле укыткан, хәзерге вакытта декрет ялында - кызы Ләйләне үстерә. - Конкурста катнашу тәкъдиме Мәгариф идарәсеннән килде. Озак уйлап тормастан, тәвәккәлләп, әлеге бәйгегә ризалаштык. Аңа әзерләнергә безгә гаилә дуслары - Ильяс белән Ләйсән Фәрхетдиновлар, Илмир белән...
-
Эшлә дә, ял да ит
«Терлекчеләрнең иң яхшы ял бүлмәсе» республика конкурсында безнекеләр алдынгылар рәтенә чыкты. Агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең республика профсоюз комитеты оештырган әлеге бәйгедә 8 муниципаль районнан 13 авыл хуҗалыгы предприятиесе катнашты. Урыннарда конкурска әзерлек эшләрен район профсоюз комитеты оештырды. Республика комиссиясе ял бүлмәсенең кирәкле әйберләр белән тәэмин ителүен, туклану, эшне оештыру мәсьәләсен безнең...
-
Почта хезмәткәрләре өчен конкурс
"Татмедиа" җәмгыяте һәм "Татарстан почтасы" почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында конкурс игълан итте. Ул газетка язылу чоры тәмамланганчы, ягъни 30 июньгә чаклы барачак. Конкурста теләсә-кайсы почта бүлекчәсенең газет-журналларга яздыру белән шөгыльләнүче хезмәткәре катнаша ала. Җиңүчеләрне билгеләнгәндә, "Татмедиа" җәмгыятенә караган басмаларның 2013 елның икенче яртыеллыгына тиражы үсүе каралачак (үткән елның шушы...
-
Актив бул һәм бүләк от
Республикада, шул исәптән Лениногорск районы мәктәпләрендә "IT-ЧЕМПИОН" конкурсы дәвам итә. "Мәгълүмати-методик үзәк"тән алынган мәгълүматларга караганда, порталда теркәлү үткән укучылар саны буенча - процентларда - беренче урында Федотовка мәктәбе бара (84 процент). Аңардан соң, 1 нче мәктәп - 72 процент һәм Мордва-Кармалка мәктәбе (71 процент). Шәһәребезнең зур мәктәпләрендә активлык азрак, ди...
-
Лениногорскида Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган конкурс игълан ителде
Татарстанда нефть чыгарыла башлауның 70 еллыгы һәм нефть музееның 45 еллыгына багышлап, конкурс игълан ителде. Анда Лениногорск районы һәм шәһәрендә яшәүче 7 - 16 яшьлек балалар катнаша ала. Иҗади эшләр ике: рәсем (А3 форматта, төрле техникада), эшләнмәләр һәм композиция юнәлешендә кабул ителә. Алар нефть темасына багышланган булырга тиеш. Көньяк-көнчыгыштагы нефть...
-
Унбер лениногорскилы җиңүче булды
Лениногорск делегатлары "Ел хәйриячесе - 2012" республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында булып кайтты. Бәйрәм М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтте. Анда республика Президенты Р.Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев, Дәүләт советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар, шулай ук республиканың төрле районнарыннан килгән шәфкать ияләре канашты. Конкурс комиссиясе төрле номинацияләр буенча...
-
Бәйрәмдә лениногорскилылар да катнашты
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының Казанда үткән йомгаклау тантанасында бездән дә 8 кеше катнашты. Араларында районыбызда узган зона ярышында уңышлы чыгыш ясаучылар: Федотовка ветераннар советы рәисе Люция Ильина, Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова, Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы Татьяна Максимихина, күп бала анасы Наталья Сивачева һәм башкалар...
-
Лениногорскида "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зональ этабы үтте
Бүген Лениногорск шәьәре Мәдәният сараенда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зональ этабы үтте. Ярышта республиканың 8 районы катнашты. Хатын-кызлар түбәндәге номинацияләр буенча чыгыш ясады: "Хатын-кыз - өченче буын герое", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", "Хатын-кыз - лидер", "Хатын-кыз - ана" һәм башкалар. Лениногорск хатын-кызлары данын Федотовка авылының...
-
Лениногорск мәктәбе укучылары киләчәккә билет алды
Түбән Чыршылы мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Илназ Ситдиков һәм 6 нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Радина Кельдюшова Казаннан җиңү яулап кайтты. Алар Мәшгульлек үзәгендә уздырылган «Киләчәккә билет» дип аталган һөнәр сайлауга багышланган сочинениеләр конкурсының район турында җиңү яулап, финалга юллама алган иде. Якташларыбызның иҗат җимеше ТР Хезмәт, халыкны эш белән...
-
Авылда “Киләчәк паркы”
Яңа Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Айрат Рәшитов республикада узган "РИТЭК" һәм "Лукойл" җәмгыяте хәйрия фонды социаль һәм мәдәни проектларының III конкурсында абсолют җиңүче исемен яулады. Тантана Казанның "Пирамида" күңел-ачу үзәгендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков һәм "Лукойл" нефть компаниясе" президенты Вагит Алекперов катнашында узган. Конкурска 705 гариза...