Лагерь тег белән яңалыклар
-
"Ландыш" лагеренда Әти-әниләр көне үтте (ФОТОЛАР)
Кичә "Ландыш" лагеренда зур бәйрәм - Әти-әниләр көне узды. Гадәттәгедән соңрак уздырылу сәбәпле, әлеге көнне лагерьдә ял итүче балалар өчен икеләтә көтеп алынган булды. Бу көнне әти-әниләргә лагерь территориясенә керергә рөхсәт ителә (башка елларны корпус эченә үтеп, балалар яшәгән бүлмәләрне дә карарга була иде, быел ул тыелган). Барлык отрядлар килгән...
-
Ир балалар өчен мәчеттә лагерь булачак
"Ихлас" мәчетендә 3 гыйнвардан 9 ына кадәр ир балалар өчен "Сәлам" дини ял итү чарасы үткәрелә. Белешмәләр өчен телефон: 5-10-10, 8-987-408-91-82.
-
Шәһәр балалары өчен кышкы лагерь эшли
10 нчы мәктәптә оештырылган кышкы мәктәп яны лагерендә 134 укучы ял итәчәк. Ул 7 көн дәвам итәчәк: 28 сеннән 31 декабрьгә кадәр һәм 4-6 гыйнварда. Балалар өчен туган якны өйрәнү музеена, китапханәләргә экскурсияләр, Мәдәният сараеның кинозалына барып фильмнар карау планлаштырылган.
-
Гимназиядә "Кояшкай" лагеры гөрләп эшли
Мәктәп алды лагерьләре гөрләп бара дияргә дә була. Менә инде беренче сменның да яртысы сизелми дә үтеп китте. Балаларга шундый ошый монда. Чөнки алар өчен барлык төр чаралар да кызыклы күңелле үтә. Лениногорскийның матур урыннары бик күп. Быел язның матур килүе сәбәпледер яшел шәһәребез тагын да яшелләнде. Һәр почмагында рәссамнар...
-
Балалар лагерьга китә
Шушы көннәрдә 220 бала "Ландыш" лагерена ял итәргә китте, алар анда өч атна булачак. "Юбилейный"га әти-әнисе 190 малай һәм кызны озаткан. Алар анда егерме бер көн булып, 24 июньнән икенче смена башлана. Табигать кочагында ял итеп, көч туплап кайтсыннар, дип телик.
-
Лениногорскида ишегалды лагерьлары эшли
7, 11, 13 нче территориаль җәмгыятьчелек үзидарәләре үз территорияләрендә балалар өчен җәйге лагерьларны ачып җибәрделәр. Алар иртәнге 9 дан 15 сәгатькәчә дүрт смена эшлиячәк. 7,11,13 нче ТОС - 01.06-14.06.2015 (9:00-15:00) Шашина урамы, 53,55 Ленинградская, 53 1,8,12,9 нчы ТОС- 15.06-28.06.2015 (9:00-15:00) Менделеев урамы, 35 Шашин урамы, 53 С. Разина ур, 2...
-
Лениногорскида мәктәп яны лагерьлары ачылды
Мәктәп яны лагерьлары 3 июньнән үз эшен башлап җибәрде. Ул 27 июньгә кадәр дәвам итеп, I сменада 1мең 360 баланы ял иттерү каралган. Каникул башлану белән, баласын кая куярга белмичә аптыраган ата-аналар өчен иң кулай урын-лагерьлар. Бала үзе дә мавыга, аралаша, яңа дуслар таба. Аларга бит кызыклы чаралар гына узсын...
-
Лагерьның истәлекле бер көне
6 нчы мәктәпнең "Ручеек" лагерена йөрүчеләр янгын сүндерү хезмәткәрләре белән очрашты. Укучылар янгын сүндерүчеләрнең авыр һәм җаваплы хезмәте белән танышты, ут белән көрәшүчеләрнең тормышыннан маҗаралы вакыйгаларны зур кызыксыну белән тыңлады һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән «коралланды».
-
Лагерьның да ниндие!
Күптән көтелгән җәйге каникул башлануга, ялга сусаган укучылар кайсы кая ялга таралышты. Ә кайберләре мәктәптә оештырылган җәйге лагерьга язылды. Лагерь быел 4 июньнән 26 июньгә кадәр укучылар белән шау-гөр килде. Бу вакыт эчендә балаларның шат авазыннан мәктәп яны гөрләп торды. Ләкин, быел лагерь үзгәрәк булды дисәм, ялгыш булмас. В.Чкалов исемендәге...