Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Гимназиядә "Кояшкай" лагеры гөрләп эшли

Мәктәп алды лагерьләре гөрләп бара дияргә дә була. Менә инде беренче сменның да яртысы сизелми дә үтеп китте. Балаларга шундый ошый монда. Чөнки алар өчен барлык төр чаралар да кызыклы күңелле үтә. Лениногорскийның матур урыннары бик күп. Быел язның матур килүе сәбәпледер яшел шәһәребез тагын да яшелләнде. Һәр почмагында рәссамнар...

Мәктәп алды лагерьләре гөрләп бара дияргә дә була. Менә инде беренче сменның да яртысы сизелми дә үтеп китте.


Балаларга шундый ошый монда. Чөнки алар өчен барлык төр чаралар да кызыклы күңелле үтә. Лениногорскийның матур урыннары бик күп. Быел язның матур килүе сәбәпледер яшел шәһәребез тагын да яшелләнде. Һәр почмагында рәссамнар матурлыкны төшереп калырга ашыга. Үзебезнекеләр генә түгел икән, бөтен татарстаннан килгәннәр. Аларның рәсем төшерүләрен кызыксынып карадылар.

Балалар белән ротондада, урман паркында булдык. Рус теле укытучыбыз Әлфия Урал кызы Максим Горькийның иҗаты турында сөйләде. Чөнки бу парк язучының исемен йөртә. Һәр урында безне көтеп алалар. МЧС та, балалар һәм үзәк китапханәләрдә кызыклы гына дәресләр карадык.
Шулай арып-талып йөргән арада нәкъ вакытына тәмле-тәмле ризыклары белән безне көтеп торучы пешекчеләребез Рәүфә Гарифуллина, Нина Гурьянова апаларыбыз бар. Ничек өлгереп бетәләрдер, без бит бик күп. Рәхмәт аларга!
Ә менә иртәгә безнең лагерьда Сабантуй була. Бу бәйрәмне без бик яратып көтеп алабыз.
Зөмәрә Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лагерь