Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Лагерьның да ниндие!

Күптән көтелгән җәйге каникул башлануга, ялга сусаган укучылар кайсы кая ялга таралышты. Ә кайберләре мәктәптә оештырылган җәйге лагерьга язылды. Лагерь быел 4 июньнән 26 июньгә кадәр укучылар белән шау-гөр килде. Бу вакыт эчендә балаларның шат авазыннан мәктәп яны гөрләп торды. Ләкин, быел лагерь үзгәрәк булды дисәм, ялгыш булмас. В.Чкалов исемендәге...

Күптән көтелгән җәйге каникул башлануга, ялга сусаган укучылар кайсы кая ялга таралышты. Ә кайберләре мәктәптә оештырылган җәйге лагерьга язылды. Лагерь быел 4 июньнән 26 июньгә кадәр укучылар белән шау-гөр килде. Бу вакыт эчендә балаларның шат авазыннан мәктәп яны гөрләп торды. Ләкин, быел лагерь үзгәрәк булды дисәм, ялгыш булмас. В.Чкалов исемендәге мәктәптә ремонт эшләре бару сәбәпле, лагерь Иске Шөгер мәктәбендә оештырылды.

Күңелләрендә, йөрәкләрендә көчләре, дәртләре ташып торган югары белемле, тәҗрибәле укытучылар балаларның ялын матур итеп, иҗади яктан якын килеп оештырды. Җәйге каникулны көтеп алган балалар йоклыйк әле дип, өйдә ятмады, лагерьга бик теләп, бер көн дә калдырмый йөрергә тырышты. Төрле бәйге, конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулап бүләкләнделәр. Ял итүчеләр белән табигатькә, "Бәкер" шифаханәсенә экскурсия ясадык.
Лагерь җитәкчесе Әлфия Бадыкшанова эшне җиренә җиткереп оештырган, ә тәрбиячеләр Лилия Минһаҗева, Әлфия Фәрхетдинова, Минзилә Җиһаншина үзләренә йөкләнгән вазифаларын төгәл үтәп, эшенең остасы булды. Бу көннәрдә, билгеле инде, китапханә ишеге дә ябылып тормады. Өстәмә белем бирү үзәге мөгаллимәләре дә төрле түгәрәкләр оештырды. Мисал өчен, бию, рәсем һәм театр түгәрәкләре эшләде. Театр түгәрәгендә балалар, төркемнәргә бүленеп, үз иптәшләре каршында чыгыш ясады. Ә 22 июнь - балаларның күңелендә бигрәк тә истәлекле булып калгандыр. Чөнки ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбызны искә алу , исән-имин кайткан авылдашларыбызны хөрмәтләү буларак билгеләп үтелде. Бу турыда алдан әйтү сәбәпле, балалар бик ныклап әзерләнгән иде. Алар үзләренең гаилә тарихы белән кызыксынып, берсен-берсе уздырып сөйләде. Төркемнәргә бүленеп плакатлар әзерләп, презентация әзерләде. Икенче көнне асфальтта, акбур белән шушы ук темага рәсем ясадылар. Барлык укучылар мөмкинлекләреннән чыгып, үзләренең иҗат җимешләрен тормышка ашыруда зур көч куйды. Һәрбер бала үзенчә фикер йөртеп, йөрәге аша үткәреп, күңелендәге әйтәсе килеп тә, әйтә алмаган уйларын рәсеме аша күрсәтергә омтылды. Укучыларның берсенең дә читтә калмыйча актив эшләүләре бик куанычлы. Димәк, аларның күңелендә туган иленә, авылдашларына, туганнарына карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләнгән дигән сүз.
Ә ашханә хезмәткәрләре балаларны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлады.
Шулай итеп, балалар җәйге лагерьдан канәгать калып, уңай кичерешләр алып таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лагерь