Погонга тугрылык саклый
Илнур Әбзәлетдин улы Камалов 1977 елның 10 февралендә Татарстанның Аксубай районы, Яңа Үзи авылында туа. 1997 елда Буа ветеринария техникумын тәмамлап, фельдшер белгечлеге ала.
Армия сафларыннан кайтып, "Татнефтебитум" җәмгыятенә эшкә килсә дә, олы абыйсы һәм апасының ире: «Милициягә хезмәт итәргә бар»,- дигәч, икеләнеп тормый, бара. Быел монда эшли башлавына да...