Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Погонга тугрылык саклый

Илнур Әбзәлетдин улы Камалов 1977 елның 10 февралендә Татарстанның Аксубай районы, Яңа Үзи авылында туа. 1997 елда Буа ветеринария техникумын тәмамлап, фельдшер белгечлеге ала. Армия сафларыннан кайтып, "Татнефтебитум" җәмгыятенә эшкә килсә дә, олы абыйсы һәм апасының ире: «Милициягә хезмәт итәргә бар»,- дигәч, икеләнеп тормый, бара. Быел монда эшли башлавына да...

Илнур Әбзәлетдин улы Камалов 1977 елның 10 февралендә Татарстанның Аксубай районы, Яңа Үзи авылында туа. 1997 елда Буа ветеринария техникумын тәмамлап, фельдшер белгечлеге ала.

Армия сафларыннан кайтып, "Татнефтебитум" җәмгыятенә эшкә килсә дә, олы абыйсы һәм апасының ире: «Милициягә хезмәт итәргә бар»,- дигәч, икеләнеп тормый, бара. Быел монда эшли башлавына да 10 ел булган.
Лениногорск эчке эшләр бүлегендә участок уполномоченные ярдәмчесе - иң беренче вазифасы була. Милиция майоры Равил Әхмәтҗанов аңа остаз итеп билгеләнә. Бөтен тәҗрибәсен һәм белемен ярдәмчесе Илнурга бирә. Участковыйлар Тимәш, Иске Писмән һәм Подлесный шәхси секторын тәртиптә тотарга тиеш була. Бер елдан соң Гафур Сөләйманов аның яңа остазы була. Аның белән Илнур 1 нче терәк пунктында халыкка хезмәт күрсәтә. Остазының икесен дә җылы искә ала Илнур: "Гафур да, Равил дә эштә миңа һәрвакыт ярдәм күрсәтте, бер-беребезне аңлап яшәдек", - ди.
2006 елда дежур часте начальнигы Татьяна Жданова Илнурны яңа вазифага чакыра. Баштарак куркып калса да, эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Шакиров һәм штаб начальнигы Альберт Осиповның ярдәмен тоеп, бу эшкә алына, һәм бүгенгәчә оператив дежур вазифасын намус белән башкаруын дәвам итә.
-Иң беренче вакытларда авыр булды. Бертуктамый телефон шалтыратулары, халык мөрәҗәгатьләреннән арып, төннәрен йокыга китә идем. Ләкин бераз вакыт үткәч, күнектем, яңа вазифа ошый да башлады.
...Бервакыт иртәнге биштә телефон шалтырый. Исерек тавышлы ир-ат бер фатирда кеше үтерелгән булуы турында хәбәр итә. «Ачыклык кертергә теләп, сораулар бирә башлагач, ул трубкасын ташлады. Башта мин аны исерек нәрсә сөйләмәс, дип уйлап куйган идем дә, күңелгә шик кергәч җинаять урынына ведомстводан тыш сак бүлеге экипажын җибәрдем. Соңрак билгеле булганча, биредәге җинаять "кайнар эзләр" буенча ачылды,- дип сөйли Илнур.
Эштән буш вакытларда Илнур күбрәк кызы Зарина белән булырга тырыша, йорт салу белән шөгыльләнә. Хезмәттәшләре арасында абруй казанган, тыныч, итагатьле һәм намуслы хезмәткәрләрнең берсе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция