Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Мебель алу җиңел эш түгел

Кибеттән берәр төрле мебель сатып алдыгыз һәм өйгә кайткач, брак икәнен күрдегез, ди. Бу очракта нишләргә? Мебельне алмаштырыр өчен башта шуны ачыкларга: кимчелеге җитәрлек дәрәҗәдә зурмы, мөһимме. Билгеле булганча, әлеге мәсьәләне хәл итүдә товар белгече карар кабул итә. Әгәр дә акчагызны кире кайтарырга телисез икән, бу очракта товарның ни дәрәҗәдә...

Кибеттән берәр төрле мебель сатып алдыгыз һәм өйгә кайткач, брак икәнен күрдегез, ди. Бу очракта нишләргә?

Мебельне алмаштырыр өчен башта шуны ачыкларга: кимчелеге җитәрлек дәрәҗәдә зурмы, мөһимме. Билгеле булганча, әлеге мәсьәләне хәл итүдә товар белгече карар кабул итә.
Әгәр дә акчагызны кире кайтарырга телисез икән, бу очракта товарның ни дәрәҗәдә кимчелекле булуы роль уйнамый. Закон буенча, сыйфатсыз товарга түләнгән акчаны кулланучы дәгъва иткәннән соң, 10 көн эчендә кайтарылырга тиешле. Әлеге срокны бозган һәр көн өчен товарның 1 процент бәясе зурлыгында штраф таләп итә аласыз.
Бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк: мебельгә бирелгән гарантия вакыты бетмәгән икән, сатып алучыга дефектның сәбәбен исбатлап торырга кирәкми. Әгәр дә сатучы товарга сатып алучы үзе зыян китергән дип шикләнсә, экспертизаны үз хисабына ясата. Әгәр дә гарантия срогы чыккан яки ул бөтенләй юк икән, экспертиза өчен сатып алучы үзе түли. Экспертиза бракны расласа, кибеткә кулланучының таләпләрен генә түгел, экспертиза чыгымнарын да түләргә кала.
Сез мебельгә заказ бирдегез ди, аны соңга калып китерсәләр, вакытында китермәгән һәр көн өчен хезмәт күрсәтү бәясенең 3 процент күләмендә неустойка таләп итә аласыз. Шулай да бер искәрмә бар: "Кулланучылар хокукын яклау турында"гы законның 28нче маддәсендә болай диелә: Заказ хезмәт күрсәтү өчен төзелгән килешү нигезендә рәсмиләштерелгән очракта гына 3 процент неустойка алына . Әгәр килешүдә "мебельне алу-сату килешүе" дип кенә язылып, китерү турында сүз булмаса, алда әйтеп кителгән законнан файдаланып булмый.
Заказ рәсмиләштергәндә, документларны кат-кат күздән кичерегез. Кулланучының хокуклары бозылуын сизсәгез, белгечләргә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция

2
X