Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Хезмәткә – югары бәя

Үзәк мәйданда Лениногорск эчке эшләр бүлеге шәхси составының җыены узды. Лениногорск хокук сакчыларына рәхмәт сүзләре әйтеп, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Дүрт иң яхшы хезмәткәргә эш өчен яңа машина ачкычлары тапшырылды. Эчке эшләр бүлеге начальнигы боерыгы нигезендә, ирешелгән уңышлары һәм югары нәтиҗәләр өчен ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре В.Павлов...

Үзәк мәйданда Лениногорск эчке эшләр бүлеге шәхси составының җыены узды. Лениногорск хокук сакчыларына рәхмәт сүзләре әйтеп, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Дүрт иң яхшы хезмәткәргә эш өчен яңа машина ачкычлары тапшырылды.


Эчке эшләр бүлеге начальнигы боерыгы нигезендә, ирешелгән уңышлары һәм югары нәтиҗәләр өчен ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре В.Павлов һәм А.Гыйльманов бүләкләнде. Һөнәрилеге, "кайнар эзләр" буенча ачылган ике җинаятьтә күрсәткән осталыгы өчен П.Андреев, Н.Нургатин, М.Кәримов, Д.Кашапов, Т.Мәһдиев һәм Э.Ярмиевкә рәхмәт белдерделәр.
Бүлек начальнигы боерыгы белән "Витязь" шәхси сак предприятиесе начальнигы урынбасары А.Романовка Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Ул "Лениногорскнефть" идарәсенең 1 нче нефть һәм газ чыгару цехы территориясендә "Т-170" маркалы бульдозердан дизель ягулыгы урларга җыенган җинаятьчене тоткарлаган. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Бүләкләүдән соң бүлек начальнигы Марат Мәхмүтов гражданнарга югалган яисә урланган һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан табылган кәрәзле телефоннарын тапшырды.
Җыен тәмамлангач, хокук сакчылары шәһәр һәм районда җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча эш урыннарына таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция

2
X