Хөрмәтле хатын-кызлар, әниләр, сеңелләр!
Сезне чын күңелдән якты һәм шатлыклы көн - 8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйм.
Әлеге матур яз бәйрәме якынлашканда, тормышыбызда мөһим роль уйнаучы гүзәл затлар хакында еш уйланабыз. Алар җилкәсендә күпме авыр йөк бит: һөнәри эшчәнлек, гаилә мәшәкатьләре, балалар тәрбияләү. Эшче һәм хезмәткәр, укытучы, табиб, нефтьче һәм газчы,...