Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хөрмәтле хатын-кызлар, әниләр, сеңелләр!

Сезне чын күңелдән якты һәм шатлыклы көн - 8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйм. Әлеге матур яз бәйрәме якынлашканда, тормышыбызда мөһим роль уйнаучы гүзәл затлар хакында еш уйланабыз. Алар җилкәсендә күпме авыр йөк бит: һөнәри эшчәнлек, гаилә мәшәкатьләре, балалар тәрбияләү. Эшче һәм хезмәткәр, укытучы, табиб, нефтьче һәм газчы,...

Сезне чын күңелдән якты һәм шатлыклы көн - 8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйм.

Әлеге матур яз бәйрәме якынлашканда, тормышыбызда мөһим роль уйнаучы гүзәл затлар хакында еш уйланабыз. Алар җилкәсендә күпме авыр йөк бит: һөнәри эшчәнлек, гаилә мәшәкатьләре, балалар тәрбияләү. Эшче һәм хезмәткәр, укытучы, табиб, нефтьче һәм газчы, авыл хезмәтчәне, җәмәгать эшлеклесе, җитәкче - менә бу һөнәрләргә ия хатын-кызларыбыз ир-атлар белән янәшә үз вазифаларын намус белән төгәл башкара.
Авырлыклар очраса да, сез һәрвакыт зирәк акыл йөртеп сабыр булып куйган максатка ирешәсез. Без - ир-атлар сезнең белән горурланабыз һәм нинди эшкә тотынсагыз да, уңышлы башкаруыгызга ышанабыз. Бары тик гүзәл затлар гына эштә дә, өйдә дә иҗади якын килүгә сәләтле.
Балалар тәрбияләвегезне зур батырлыкка тиңләп була. Сезнең мәхәббәтегез һәм шәфкатьле булуыгыз һәр өйгә тынычлык, татулык алып килә.
Лениногорск муниципаль районы советы һәм шәхсән үз исемемнән кайгыртучан кулларыгыз ярдәмендә эшләгән яхшылыкларыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Әлеге көн Сезне яз кояшы кебек җылытсын, якыннар һәм туганнарыгызның назын бирсен. Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, һәрвакыт ышанычлы таяныч булып калуыгызны телим.
Рәгать Хөсәенов,
муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поздравление