Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

24 ноябрь – Әниләр көне

Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләр! Чын күңелдән сезне иң якты бәйрәм - Әниләр көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм - балаларның әниләренә карата булган хөрмәтен, мәхәббәтен генә түгел, ә җәмгыять тормышында аналарның тоткан урынын, дәүләтебезне ныгытуга керткән хезмәтләрен тану да. Әниләр - гомерләрен башыннан алып ахыргача балаларга багышлаган кешеләр. Алардан башка...

Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләр!
Чын күңелдән сезне иң якты бәйрәм - Әниләр көне белән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм - балаларның әниләренә карата булган хөрмәтен, мәхәббәтен генә түгел, ә җәмгыять тормышында аналарның тоткан урынын, дәүләтебезне ныгытуга керткән хезмәтләрен тану да.
Әниләр - гомерләрен башыннан алып ахыргача балаларга багышлаган кешеләр. Алардан башка җәмгыятьнең киләчәге юк. Нәкъ менә алар уңышларыбызга иң нык сөенүче, яклаучы, күңелсезлекләргә көенүче, баласының тормыш юлындагы һәр адымы өчен чын күңелдән борчылучы. Һәр әни үз баласының лаеклы тормышта яшәвен, акыллы, укымышлы, уңышлы кешеләрнең хөрмәтенә лаек булуын тели.
Бүген күп балалы һәм тәрбиягә бала алган әниләргә чиксез рәхмәт әйтәбез. Әни вазифасын районның җәмәгатьчелек тормышы белән үреп баручы хатын-кызларыбызга хөрмәт белдерәбез.
Кадерле әниләр! Бәйрәм белән тәбрик итеп, сезгә ныклы сәламәтлек, ана бәхете, иминлек, муллык телим! Балаларыгызның кадер-хөрмәте сезгә гомерлек юлдаш булсын.
Рәгать ХӨСӘЕНОВ, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поздравление