Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Җиңү бәйрәме белән!

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле лениногорскилылар! Бөек Җиңү көне уңаеннан, иң җылы теләкләрне кабул итеп алыгыз. Бу бәйрәм һәрберебез өчен бик кадерле. Һәр кеше күңелендә ул хәтер, дан һәм милли горурлык билгесе булып саклана. 9 Май - Ватаныбызга тугрылык саклап, илебезне фашизмнан саклап калганнарны искә алу...

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!
Хөрмәтле лениногорскилылар!
Бөек Җиңү көне уңаеннан, иң җылы теләкләрне кабул итеп алыгыз. Бу бәйрәм һәрберебез өчен бик кадерле. Һәр кеше күңелендә ул хәтер, дан һәм милли горурлык билгесе булып саклана. 9 Май - Ватаныбызга тугрылык саклап, илебезне фашизмнан саклап калганнарны искә алу көне. Быел Җиңү язы илебезгә 68нче тапкыр килә, ветераннар күңеленә ул матур истәлек булып кереп калсын.
Ул көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарын, фронт һәм тыл хезмәтчәннәрен, полкташларны, сугыш кырларында геройларча көрәшеп, җиңүне якынайткан һәркемне искә алабыз. Безгә Җиңү бүләк иткәнегез өчен сезгә, кадерле ветераннар, зур рәхмәт. Сезнең батырлык безнең күңелләрдә генә түгел, ә балалар һәм оныклар күңелендә дә мәңге сакланыр.
Хөрмәтле лениногорскилылар! Җиңү көне күңелләрегездә якты бәйрәм, батырлык һәм кыюлык үрнәге булып саклансын. Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгыгыз алдында баш иябез. Һәрбарчагызга тыныч тормыш, бәхетле картлык, сәламәтлек һәм якты өметләр телим.
Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май