Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Шахмат уйный өлкәннәр

Шәһәрдә шахмат клубы эшләп килә. Биредә өлкән яшьтәге инвалидлар, пенсионерлар буш вакытларын үткәрә. Дөрес эшлиләр, борчу-мәшәкатьләреңнән арынып, ял итеп, шул ук вакытта акыл сәләтеңне үстерергә ярдәм итүче урыннар булганда, нишләп әле йөрмәскә ди. Бирегә йөрүчеләр шахмат, шашка уйнап, турнирлар үткәрә, җиңү яулый. Җиңү яулагач, билгеле булганча, призы да кирәк. Ләкин...

Шәһәрдә шахмат клубы эшләп килә. Биредә өлкән яшьтәге инвалидлар, пенсионерлар буш вакытларын үткәрә. Дөрес эшлиләр, борчу-мәшәкатьләреңнән арынып, ял итеп, шул ук вакытта акыл сәләтеңне үстерергә ярдәм итүче урыннар булганда, нишләп әле йөрмәскә ди.


Бирегә йөрүчеләр шахмат, шашка уйнап, турнирлар үткәрә, җиңү яулый. Җиңү яулагач, билгеле булганча, призы да кирәк. Ләкин бу клубка спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләр ташып тормый. Берәр игелекле бәндәсе килеп чыкмасмы дип өметләнергә генә кала. Шөкер, андый кеше бар, ул-олигарх та, генераль директор да түгел, ә гап-гади ветеран-инвалид. Шушы көннәрдә үткән шахмат, шашка турнирының матди чыгымнарын үз өстенә Россия нефть промышленносте ветераны Вилен Тютеев ала. Шахмат клубында аның призына үткәрелгән турнир җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Моннан 5 ел элек ул шулай ук финанс ярдәме күрсәткән булган инде. Ә бүгенгесе Вилен Фәйзиевичнең 80 яшьлек юбилее хөрмәтенә узды. Шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе урынбасары Николай Степанов клубта В.Тютеевның нефтьчеләр арасында, ветеран-инвалидлар арасында мактауга лаек шәхес икәнлеген әйтеп узды. "Шахмат уеннарын популярлаштыру өчен күп көч куйды. Үзе дә көчле уенчы ул. Вилен Фәйзиевич инвалидлар өчен иң яхшы спорт төре дип шахматны саный. Йөгерергә кирәкми, иң мөһиме - акыл сәләтен үстерә, күтәренке кәеф бирә әлеге уен", - диде ул. Ветераннар советы исеменнән зур рәхмәт әйтеп, котлавын җиткерде.
Вилен Тютеев үзе дә 17 ел буена инвалидлар оешмасы рәисе (әйтергә кирәк, беренче рәис) булып торган. Инвалидларның күңел халәте, борчу-проблемалары аңа таныш. Тырышып эшләвенең нәтиҗәсе буларак, Бөтенроссия инвалидлар оешмасының Мактаулы әгъзасы исеме бирелгән. Ул, гомумән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, эшләгән, намус белән хезмәт иткән. Ә бүгенге ярышка ярдәм күрсәтүе турында тыйнак кына итеп: "Үземне болай ук мактатасым, күрсәтәсем килмәде. Бары тик шахмат уенын популярлаштыру максатыннан, башка оешма-предприятиеләрдә шундый турнирлар ешрак үткәрелсен, үрнәк булсын иде дип әйтәсем килде", - диде.
Призлы урыннарга бирелүче бүләкләр саллы гына иде. I урынга - 1 мең сум, II - урынга - 700, III урынга - 500 сум күләмендә акча бирелде. Һәм менә җиңүчеләрне тәбрикләү вакыты килеп җитте. Шахмат клубы җитәкчесе Виктор Токарев шахмат, шулай ук шашка буенча җиңү яулаганнарга Диплом һәм конверт тапшырды. Ир-атлар арасында шахмат буенча беренче урынны Инфат Хәйруллин алды. Ул "Татар монтаж-көйләү идарәсе"ндә 21 ел эшләп пенсиягә чыккан. Үзе әйткәнчә, V-VI сыйныфтан бирле шахмат белән кызыксына. Укыганда ук ярышларда беренчелекне кулдан ычкындырмаган. "Хәзерге балалар кебек, өйрәтергә тренерларыбыз юк иде. Тагын да яхшырак күрсәткечләргә ирешкән булыр идек", ди ул. Ә шашка уйнау буенча, хатын-кызлар арасында - Антонина Арсланова һәм ир-атлар арасында - Валерий Чуши I урынга чыктылар. Минемчә, алар өчен нинди урын булуы мөһим түгел, иң кирәклесе - үзләренә тормыштан ямь табып, аралашу мөмкинлегенә ия булып, күтәренке күңел белән көн итүләре.
Вилен Тютеевка да рәхмәт белдереп грамота тапшырды клуб җитәкчесе. Аның хөрмәтенә шушы клубка йөрүче хатын-кызлар үзләре әзерләгән чыгышларын күрсәттеләр. Менә бит, шахмат та уйныйлар, шигырь дә сөйлиләр, җырлыйлар да икән пенсионерларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шахмат

2
X