Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Якташыбыз истәлегенә

Якташыбыз - Советлар Союзы Герое Самат Садриев истәлегенә багышлап шахмат буенча уздырылган XXVI региональ яшүсмерләр турнирының нәтиҗәләре билгеле булды. Турнирда 15 команда, 92 яшүсмер катнашты. Уеннар швейцар системасы буенча 7 турда ике яшь төркеменә бүленеп узды. 1995-2000 елгы яшүсмерләр төркеменнән торган Лениногорск командасы II урынны алды. Кызлар арасында шәхси зачетта...

Якташыбыз - Советлар Союзы Герое Самат Садриев истәлегенә багышлап шахмат буенча уздырылган XXVI региональ яшүсмерләр турнирының нәтиҗәләре билгеле булды.


Турнирда 15 команда, 92 яшүсмер катнашты. Уеннар швейцар системасы буенча 7 турда ике яшь төркеменә бүленеп узды. 1995-2000 елгы яшүсмерләр төркеменнән торган Лениногорск командасы II урынны алды. Кызлар арасында шәхси зачетта Дарья Фролова II урын яулады. 2001 елгы һәм аннан да кечерәкләр төркемендә Лениногорск командасына I урын алу бәхете елмайды. Әлеге төркемдә шәхси зачетта малайлардан Таһир Галимов - I урын, кызлардан Зәлинә Низамова III урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шахмат