Ветеран шахмат сөючеләрне җыйды
Шөгердәге өстәмә белем бирү үзәгендә шахмат турниры узды. Аны авыл җирлеге башлыгы Надежда Вакулюк Шөгер, Лениногорск төбәгендә билгеле шәхес, 90 яшьлек ветеран Хәбиб Сибгатуллин хөрмәтенә багышлап оештырды.
Хәбиб Әһлиевич олы яшьтә булса да, энергиясе ташып торган, тормышның ямен-тәмен белгән, шат күңелле, җыр-моңга гашыйк җан, шахмат сөюче, халык арасында абруйлы кеше...