Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Ветераннарга өстәмә түләү

Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан, РФ Президентының кайбер гражданнарга өстәмә түләү турында Указы чыккан иде. Хәзер шушы акчаларны Россия Пенсия фонды май - июнь айларында бер мәртәбә РФ территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына түли. 5 мең сум күләмендә түләүне Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, фашистлар һәм аларның союзниклары...

Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан, РФ Президентының кайбер гражданнарга өстәмә түләү турында Указы чыккан иде. Хәзер шушы акчаларны Россия Пенсия фонды май - июнь айларында бер мәртәбә РФ территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына түли.

5 мең сум күләмендә түләүне Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, фашистлар һәм аларның союзниклары оештырган концлагерьларда, гетто һәм мәҗбүри урыннарда тотылган элекке балигъ булмаган тоткыннар, Финляндия белән, Бөек Ватан сугышы һәм Япония белән сугышларда һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол калган хатыннары, үлгән Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучыларның тол калган ир яки хатыннары алачак.
1 мең сум күләмендә түләүне 1941 елның 22 июненнән алып, 1945 елның 9 маена кадәр тылда 6 айдан да ким булмаган вакытта эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнүче гражданнар, концлагерьлар, төрмә һәм геттода булган элекке балигъ яшендәге тоткыннар алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран