Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алар безнең өчен үрнәк

Мәгариф йортында ветераннарның чираттагы утырышы узды. Ул Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен дә үз эченә алып, якын туганнарның матур бер очрашуын хәтерләтте. Мәгариф йорты ишек төбеннән үк өлкәннәрне ветераннар советы рәисе Марс Исхаков җитәкчелегендәге ветераннар төркеме чәчәк бәйләмнәре белән каршы алып, актлар залына озата барды. Үзләренең кадерле һәм...

Мәгариф йортында ветераннарның чираттагы утырышы узды. Ул Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен дә үз эченә алып, якын туганнарның матур бер очрашуын хәтерләтте.

Мәгариф йорты ишек төбеннән үк өлкәннәрне ветераннар советы рәисе Марс Исхаков җитәкчелегендәге ветераннар төркеме чәчәк бәйләмнәре белән каршы алып, актлар залына озата барды. Үзләренең кадерле һәм хөрмәтле булуын тойгангамы, өлкәннәрнең күңеле шат, кәефләре күтәренке иде. Хәтта кайберәүләре яшьлекләренә кайтып, гармун тавышына кушылып җырлады. Кыскасы, ветераннар очрашуы әнә шулай күңелле генә шаулап-гөрләп башланып китте.
Марс Исхаков ветераннар эшчәнлегенә йомгак ясап, күркәм эшләр турында искә төшереп узды. Соңгы елларда районыбызда бик күп һәйкәлләр ачылырга өлгергән: 3 дан кавалеры хөрмәтенә, әфганчылар һәм чернобыльчеләр, тыл хезмәтчәннәре истәлегенә, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга. Сарабиккол (Әби авылы), Иштирәк, Михайловка, Иске Куак кебек авылларыбыз тарихы турында китаплар бастырылды.
Моннан тыш, хәйрия өлкәсендә дә матур эшләребез белән горурланырга була. Әйтергә кирәк, Ивановка авылының изге күңелле ветераны Ганимат агай Хәйруллин 2001 елдан бирле физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне 1 мичкә бал һәм 3-4 капчык бәрәңге белән тәэмин итеп килә.
Утырышның иң күркәм мизгеле - әлбәттә, "Уңыш" региональ ветераннар җәмәгатьчелек академиясе төзелүендә иде. Академия составы әгъзалары итеп, үрнәк ветераннар, шәһәр һәм район тормышында актив эш алып баручылар куелды. Алар билгеле бер программа буенча, "Хәйрияче", "Финанс уңышлары", "Әйдәп баручы", "Безнең тарих" дип аталган 4 факультетта шөгыльләнәчәк. "Уңыш" - ветераннарга бер-берсенең тормыш тәҗрибәсе, акыллы киңәшләренә таянып, шәһәр һәм район тормышында тагын да актив катнашыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран

2
X